Атом хезмәткәре сәнәгате көне Президент Указы белән 2005 елның 3 июненнән булдырыла һәм ел саен билгеләп үтелә.
ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, 29нчы сентябрь көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр. Көндез күп кенә районнарда кыскавакытлы яңгыр.
2017 елның 29 сентябрь көнендә "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында Россия юристлары ассоциациясе тарафыннан игълан ителгән халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.
Әлмәттә шәһәрнең 3 нче китапханә-филиалы хезмәткәрләре 11 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Һөнәрләр дөньясында ориентирлар" дигән уен-тренинг үткәрделәр.
4 октябрь көнне Россия гражданнар оборонасы барлыкка килүгә 85 ел тула. Агымдагы ел - гражданнар оборонасы өчен юбилей елы, нәкъ шуңа күрә 2017 ел Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Гражданнар оборонасы елы итеп игълан ителгән.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
"Көзге игелек атнасы" кысаларында Әлмәт шәһәренең 10 нчы санлы мәктәп укучылары кичә гаҗәеп атлар дөньясы белән таныштылар.
"Кванториумда" Бөтенроссия проекты кысаларында музыканы өйрәнү буенча атналык узды. Мәктәп укучылары 12 биремне үтәргә тиешләр иде.
Бүген Әлмәттә "Классные чтения" проектына нәфис сүз осталары-волонтерлар сайлап алу узачак. Чара ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен «Әлмәт балалар йортында» узачак.
Әлеге волонтерлар ятим балалар өчен татар һәм рус телләрендә төрле шигырьләр, хикәяләр укыячаклар.
"Алнас" заводында һөнәри бәйрәмгә багышланган тантаналы чара узды. 150 дән артык хезмәткәрне югары бүләкләр белән билгеләделәр.