Әлмәттә 14 меңнән артык кеше дәүләт хезмәтләре порталында дәүләт хезмәтләре өчен пошлиналарны түләү мөмкинлеге белән кулландылар

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 1 гыйнварыннан Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын кулланучылар дәүләт хезмәтләре өчен пошлиналарны 30 процентлы ташлама белән түли ала.  Бу яңалык Дәүләт автоинспекциясе һәм миграция мәсьәләләре буенча бүлекләр тәкъдим итүче дәүләт хезмәтләренә дә кагыла.

Ел башыннан бирле ташлама белән Дәүләт автоинспекциясе хезмәтләрен файдалану мөмкинлеген Әлмәттәге 14500 кеше кулланды.

Дәүләт автоинспекциясенең һәр бүлегендә электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен файдалану турында тулырак мәгълүмат белән стенлдар урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International