Үзәк китапханә яшь әлмәтлеләрне шигъри конкурска чакыра. Конкурс Саҗида Сулейманова истәлегенә багышланган.
6 октябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге "Тоннель" операциясе үткәрәчәк. Бу чара көзгеләре тонировкалы булган автотранспортларны йөртүчеләр тарафыннан кагыйдәләрне бозуларны ачыклауга юнәлтелгән.
Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә, 6 октябрь көнне, болытлы һәм яңгырлы булачак.Минималь температура төнлә +2..+7º, максималь температура көндез +8..+13º.
Бүген, 5 нче октябрь көнне, Россия Федерациясе җинаятьчеләрне эзләү хезмәте үзенең 99 еллыгын билгеләп үтә. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге — эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләрендә иң зур һәм иң җаваплы бүлек булып санала. Хокук сагында торучылар – авыр һәм кыюлык таләп итүче һөнәр ияләре.
Районның авыл җирлекләрендә чүп-чар утильләштерү проблемасы уңай хәл ителә. Хәзер биредә яңа контейнерлы мәйданчыклар барлыкка килгән.
Укытучылар көненә багышланган бәйрәм һәм бүләкләү "Нефтьче" мәдәният сараенда узды. Мөгаллимнәрне район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Дмитрий Садетдинов кайнар котладылар, укытучыларга уңышлар теләделәр.Һөнәри яктан казанышларга ирешүчеләргә Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре тапшырылды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.
Әлмәттә өлкәннәр декадасы кысаларында 10 спорт төре буенча "Өченче яшь" җиденче пенсионерлар арасында уза торган спартакиадасы тантаналы рәвештә ачылды.
Әлмәт муниципаль районында җиде йөзьяшәр яши. Аларга 100 һәм аннан да артык яшь. Шуларның икесе ир-ат, бишесе - хатын-кыз. Алар арасыннан иң олысы - Шайдуллина Зарига Гальбаевна. Аңа быел 104 яшь тулды.
Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә коллективы Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерлар өчен “Поле чудес” дигән уен үткәрде.