Әлмәт муниципаль районында җиде йөзьяшәр яши. Аларга 100 һәм аннан да артык яшь. Шуларның икесе ир-ат, бишесе - хатын-кыз. Алар арасыннан иң олысы - Шайдуллина Зарига Гальбаевна. Аңа быел 104 яшь тулды.
Шушы көннәрдә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге йөзьяшәрләрне котлады. Шуларның өчесенә өйдә социаль ярдәм күрсәтелә.