Әлмәттә өлкәннәр декадасы кысаларында 10 спорт төре буенча "Өченче яшь" җиденче пенсионерлар арасында уза торган спартакиадасы тантаналы рәвештә ачылды.
Чара башланганчы Әлмәт медицина профилактикасы үзәге белгечләре "Басымыңны үлчә" акциясен оештырдылар һәм үткәрделәр. 50дән артык кеше басымын үлчәтте.
Язылдырудан соң барлык 300 ярышларда катнашучы да стадионга чыкты һәм Скандинавия йөреше буенча ГТО нормативларын тапшырдылар.