Укытучылар көненә багышланган бәйрәм һәм бүләкләү "Нефтьче" мәдәният сараенда узды. Мөгаллимнәрне район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Дмитрий Садетдинов кайнар котладылар, укытучыларга уңышлар теләделәр.Һөнәри яктан казанышларга ирешүчеләргә Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре тапшырылды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.