"Корстонда" Әлмәт районы укытучыларын хөрмәтләделәр

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

"Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Укытучылар көненә багышланган тантана узды. Мәгариф өлкәсе белгечләрен котларга һәм иң яхшыларга бүләкләр тапшырырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм башкалар килде.

"Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" мактаулы исеме 17нче мәктәптәге татар теле укытучысы Тазиева Рима Мөхтәр кызына, Әлмәт политехник техникумдагы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Борзилова Людмила Виктор кызына бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International