ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Чара Әлмәтнең беренче санлы гимназиясендә үтте. Мәскәүнең  EF мәктәбе методистлары белән берлектә дәресләр уздыру матур традициягә әверелде. 

Бу айның икенче пәнҗешәмбесендә ел саен  Бөтендөнья күз күрү көне билгеләп үтелә. Кеше тирә-як турындагы информациянеӊ 90 проценттан артыгын нәкъ күз күреме аша алганын искә төшерсәк,күзе күргән кешегә дөрестән дә зур бәйрәм.Бу көнне төрле чаралар уздырыла, профилактик чаралар турында белешмә бирелә.

2017 елның 13 октябрендә Әлмәт муниципаль районында яшәүче гражданнарны ТР юстиция министры урынбасары Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы тарафыннан кабул итү уздырылачак.

ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә,  13 октябрь көнне,  яңгыр көтелә.Минимальная температура төнлә 0..+5º,максималь температура көндез  +8..+13º.

 

12 октябрь - Россиядә кадр хезмәткәрләре көне буларак билгеләп узыла.


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

10 октябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов җитәкчелеге астында уңайлы шәһәр мөхитен булдыру буенча комиссиянең утырышында 2017 елга муниципаль программа проекты турында иҗтимагый фикер алышу тәртибен эшләп чыгару, раслау һәм нәшер итү буенча мәсьәләләрне карап чыктылар.

2017 елның 10 октябреннән бирле "Татнефтедор" ҖЧҖдә   8-800-234-85-66 бердәм телефон номеры булган үзәк диспетчерлык хезмәте оештырылды. 

6–9 октябрь көннәрендә Казанда беренче тапкыр “Татарстан Республикасы Президенты кубогына” самбо буенча халыкара турнир узды. 

Бүген Казанда  «Пирамида» КККда Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның алтынчы киңәйтелгән утырышы узды.Республиканың мунициципаль районнары территорияләрендә эшлекле климатны яхшырту программалары тәкъдир ителде, Татарстан районнарында эшлекле климатны һәм эшкуарлар активлыгын тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде, бизнес өчен башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

14 һәм 15 октябрьдә Әлмәт муниципаль районында халыкны гриппка каршы вакцинация мобиль пунктлары оештырылачак. Әлмәтлеләр грипптан прививканы 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр "Панорама" һәм "Мактама-Парк" сәүдә-күңел ачу үзәкләре янында прививка ясый алачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International