Әлмәттә “Яшь ГТОчылар” фестивале ачылды

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Бүген Әлмәтнең шәһәр стадионы манежында “Яшь ГТОчылар”  фестивале   ачылды. Әлмәт муниципаль районының  33 мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән килгән 264 спортчы – 132 кыз  һәм 132 малай   ГТО нормалары тапшырачак.  Фестиваль өч көн дәвам итә. 

Әлеге спорт  бәйрәме  район һәм шәһәрнең күп кенә оешмалары,  “ШЕШМАОЙЛ” һәм  “Татэнергосбыт”  компанияләре  ярдәме белән  оештырылды.

Чарада катнашучыларны  “КомплексГТО” региональ операторы  вәкиле  Тахир  Гыйззәттуллин сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International