Әлмәттә “Наше время - Безнең заман” V Республика эшче яшьләр иҗаты фестивале зона этабы гала-концерты үтте

2017 елның 22 октябре, якшәмбе

Шимбә көнне Әлмәттә  “Наше время - Безнең заман” V Республика эшче яшьләр иҗаты фестивале зона этабы гала-концерты  үтте. Чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин,  жюри рәисе – ТР халык артисты Резидә Галимова, аның рәистәше ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов һәм башка күп кенә дәрҗәле кунаклар катнашты.

Әлмәтлеләр  әлеге бәйгедә күп кенә уңышлар яуладылар: командалар арасында беренчелекне Әлмәт районы яшьләр комитеты, Әлмәт торба заводы яуладылар, ә өченче урынны Әлмәт политехника техникумы командасы алды. Җиңү яулаган Әлмәт районы яшьләр комитеты командасына район башлыгы 100 меңлек Сертификат тапшырды. Җиңүчеләр 15-16 ноябрьдә фестивальнең Казанда узачак суперфиналына чакыру алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International