Россия регионнарының төп интернет-порталы һәм "Россия икътисадый сәясәте" журналы редакциясе территорияләрнең социаль-икътисадый һәм төрле тармакларның алга таба үсешен күрсәтү һәм яңа эш урыннарын булдыру һәм гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен регионара махсуслаштырылган http://career-inform.ru/ интернет-сервисын формалаштыра.
Грипптан вакцинация Эссенда ( СУ-2) бүген 15.00 - 19.00 кадәр һәи иртәгә 10. 00 16.00сәг. кадәр узачак. Шимбә көнне мондый чара Панорамада 10 .00 - 16.00 кадәр үтәчәк. Паспорт һәм полис булу зарур.
2017 елның 9 ае эчендә салым органнарының эш йомгаклары һәм 2017 ел азагына кадәр бурычлары турында бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә мәгълүмат бирде. Киңәшмәне Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.
20 октябрь көнне 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр шәхси фатирларда урнаштырылган җылыту системасы булган Нефтебаза урамындагы торак йортларда: №1, 2, 1а 1нче фатир, 1а 2нче фатирда газны туктатып торачаклар.
Быел татар дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына февраль аенда 160 ел тула. Галимҗан Баруди кебек танылган дин әһелләрен белергә, аларның китапларын укырга бу юбилей үзе бер сәбәп. Шуның өчен дә бу елны "Галимҗан Баруди елы" дип үткәрергә тәкъдим ителде. Бу уңайдан "Иске Әлмәт" район мәдәният йортында зур чара узды.
Иртәнге планерка вакытында яшь белгечләрне коллектив белән таныштыру булып узды.
25 октябрь көнне 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхина урамы, 57) республика минстрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү планлаштырылган.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, 20 октябрь көнне, Татарстанда көчле җил саклана, яңгыр һәм юеш кар көтелә. Минималь температура төнлә -1..+3º,максималь температура көндез +1..+5º.
Ноябрьдә татарстанлыларны өч көнлек яллар көтә. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, 4 ноябрь, Халыклар берлеге көне, ял көне булып санала.2017 елда 4 ноябрь ял көне – шимбәгә туры килә. Ял көне һәм бәйрәм көне туры килгәндә, ял көне киләсе эш көненә күчерелә. Шулай итеп, ял көне 4-нче ноябрьдән дүшәмбе 6-нчы ноябрьгә күчерелә.
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан – 3 ноябрь көнне «Зур этнографик диктант» узачак. Әлеге чара мәдәни-агарту акциясе кебек уза.