20 октябрь- Россиядә Хәрби элемтәче көне

2017 елның 20 октябре, җомга

Хәрби элемтәче көне, Русия Федерациясе Президентының 2006 елның 31 маенда чыккан указына ярашлы, һәр елның 20 октябрендә билгеләнә. Тарихтан билгеле булуынча, яшь Совет республикасында 1919 елның 20 октябрендә махсуслаштырылган Элемтә гаскәрләре оештырыла. Хәрби элемтәчеләр алдына куелган төп бурычларның берсе булып частьларның командалык составы һәм аларга буйсынучы хәрбиләр арасында ышанычлы телефон, телеграф элемтәсе булдыру тора.

Гаскәрләрдәге элемтә чаралары гаять күптөрле. Элек, мәсәлән, идарә итүдә хәтта ут яктысы да кулланылган. Сигналлар төсле фонарьлар ярдәмендә бирелгән. Хәзерге чорда исә элемтәдә өстенлекне заманча радио һәм телефон аппаратуралары алып тора. Сигналлар тапшырылганда, әлбәттә, яшерен сер чаралары кулланыла.

Элемтәне армиянең “нерв җебе” дип йөртәләр. Гомумән, элемтәнең ныклы һәм ышанычлы булуы нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышында Совет гаскәрләре Курск, Сталинград алышларында җиңеп чыкты. Кораллы Көчләрнең бүгенге үсешендә Элемтә гаскәрләре матди-техник яктан иң яхшы тәэмин ителгән санала, элемтә чараларында заманча технологияләр нәтиҗәле кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International