ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Бәллүр компас” – илкүләм география, экология, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклап калу һәм популярлаштыру өлкәсендәге премиясе. Шәхси затлар, предприятиеләр, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре дә аның номинантлары була ала.

ТР президентының ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов ярдәме белән физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны Кванториумга алып барып йөртү өчен махсус транспорт чарасы алынды. 

20 октябрьдән 22 сенә кадәр «Костёр» балаларны укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә  «SаMоSтоятельные дети» проекты кысаларында профильле смена уздырылды.  Бу көннәрдә  SMS-балаларны уеннар, конкурслар, кызыклы очрашулар, мастер-класслар көтте.

Иртәгә, 27 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән кар көтелә. Минимальная температура төнлә  -3..-8º; максималь температура көндез -2..+2º. Юлларда бозлавык.

 


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Чираттагы комиссия утырышында эре мөгезле терлек арасында яәур авыруы таралуын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар турында сүз барды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән элемтә буненча урынбасары Олег Шабалин, дәүләт күзәтү органнары вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары, район хуҗалыклары җитәкчеләре , КФХ һәм шәхси хуҗалык башлыклары катнашты.

Турнир 22 октябрьдә Казанда узды. Анда Россиянең төрле почмакларыннан яшь биючеләр катнашты.

Чара елдагыча Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә узды. Бирегә үзләренең шигъри осталыкларын күрсәтергә шәһәр һәм район мәктәбе укучылары, политехника техникумы студентлары килде.

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 26 октябрь көнне, аязучан болытлы булачак, урыны белән кар яварга мөмкин.Минималь температура төнлә -3..-7º, максималь температура көндез  0..-3º. Юлларда бозлавык, сак була күрегез!

 

Туры эфир 18:15 сәг.  «Луч» телеканалындап узачак. Сорауларны район башлыгына  25 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр 8(8553) 45-50-03 телефоны буенча эш көннәрендә  8:00 дән 17:00 гә кадәр юлларга була. Шулай ук туры эфир барышында да бирергә мөмкин.

Бүген 25 октябрь - таможня хезмәткәрләре көне буларак билгеләнеп уза. Әлеге көн Президент Владимир Путинның указы нигезендә гамәлгә куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International