Салым инспекциясе 2016 ел өчен милек салымнарын (физик затлар милеге салымын, җир салымын, транспорт салымын) 2017 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәклеген искәртә.“Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц” сервисыннан файдаланучылар салым белдерүләрен электрон рәвештә генә алачак, ә калган гражданнарга ул почта аша заказлы хат рәвешендә килә.