Әлмәттә йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча төрле чаралар еш уздырылып тора. Йөрәк эшчәнлеге җиткелекле булмау – йөрәк авыруларын дәвалап бетермәү яки дәваламау нәтиҗәсендә килеп чыга торган җитди авыру. Бу безнең “мотор“ның канны җитәрлек күләмдә кудыра алмавы, аның нәтиҗәсендә органнар һәм тукымалар кислородка һәм тукландыручы матдәләргә кытлык кичерәләр.
Чираттагы очрашуда профилактик чаралар, шул исәптән инсультны булдырмау буенча чаралар күрү турында сүз алып барылды.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча киңәшләр бик гади булып тоела. Әмма моның үзенең фәнни нигезләнгән аңлатмасы бар. Тән авырлыгын контрольдә тотарга кирәк, чөнки аның артуы йөрәк эшчәнлеге җиткелекле булмау нәтиҗәсендә сыеклык тоткарлану нәтиҗәсе булырга мөмкин. Тән авырлыгы 3 көн эчендә 2 килограммнан күбрәккә артканда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.