20 ноябрь көнне Әлмәттә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне узачак. Чара Яшьләр үзәгендә 9.00 сәг алып 12.00 сәг кадәр үтәчәк.
Йошкар-Олада "УмаПалата" интеллектуаль уенының округ финалы тантаналы рәвештә ябылды. Ул "Балачакны кире кайтару" балалар йортларына ярдәм күрсәтү һәм ата-ана тәрбиясеннән мәһрүм калган балаларны социаль җайлаштыру иҗтимагый яктан мөһим проект кысаларында оештырылды.
Казан мэриясе ярдәме белән 9нчы һәм 10 нчы декабрь көнне "Смена" заманча мәдәният үзәгендә (Казан шәһәре, Борхан Шахиди урамы, 7) Кышкы китап фестивале узачак. Фестивальдә ике дистәдән артык лекция һәм мастер-класслар оештырылачак, ә үзләренең китапларын бөтен Россиядән 50дән артык нәшрият тәкъдим итәчәк. Китап ярминкәсе 9 декабрь көнне 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр һәм 10 декабрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Фестивальнең тулы расписаниесын киләсе атналарда рәсми сайтта карап булачак.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 11 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Җил көньяктан. Һаваның минималь температурасы төнлә -4..-7º, көндез максималь температура 0..-3º тәшкил итә.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге "БИНК" социаль-эш клубы (Казан шәһәре) белән бергә бүген эш белән тәэмин итүчеләр, зона эш группалары, мәшьгульлек үзәкләре вәкилләре өчен "2017-2018 елларда канунчылыкта хезмәт һәм мәшьгульлеккә кагылышлы үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе" темасына семинар-киңәшмә уздырды.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Күргәзмә 14 ноябр көнне 14.00сәг. тә картиналар галереясында ( «Нефтьче», Ленин ур. 98) ачылачак һәм 14 декабрьгә кадәр эшләячәк. . Виктор Васильевич 1952 елда туа. 1972 елда Лениногорск педагогия училищесын тәмамлый. 1999 елдан ТР рәссамнар берлеге әгъзасы. Зәй шәһәрендә яши һәм эшли.
Бу көннәрдә республиканың 8 зонасында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика бәйгесе бара. Көньяк-көнчыгыш төбәк бәйгесе Әлмәттә уздырыла.
Туймазы каласында Россия Федераль округлары беренчелеге ярышлары узды. Анда барлыгы иң көчлеләрдән саналган 7 команда үзара көч сынашты. Тарихта беренче тапкыр Идел буе җыелма командасы Әлмәтнең "Нефтяник" балалар-яшьләр спорт мәктәбе спортчыларыннан оештырылды.
10 ноябрь – РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Алар җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен тәэмин итәләр, дәүләт һәм җәмәгатьчелек тәртибен саклыйлар, закон сагында нык басып торалар һәм үзен яклауда итеп тойсын өчен һәр кешедә ышаныч тудыралар. РФ Эчке эшләр органнары тарихы 1715 елдан башланган.