ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 11 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Җил көньяктан. Һаваның минималь температурасы төнлә -4..-7º, көндез максималь температура 0..-3º тәшкил итә.
Якшәмбе, 12 ноябрьдә, кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр мөмкин. Җил көньяктан. Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-5º, көндез максималь температура 0..+5º тәшкил итә. Юлларда урыны белән бозлавык.