Йошкар-Олада "УмаПалата" интеллектуаль уенының округ финалы тантаналы рәвештә ябылды. Ул "Балачакны кире кайтару" балалар йортларына ярдәм күрсәтү һәм ата-ана тәрбиясеннән мәһрүм калган балаларны социаль җайлаштыру иҗтимагый яктан мөһим проект кысаларында оештырылды.
Уенның финалында региональ этапларда җиңгән 14 регионның вәкилләре катнашты. Татарстанны Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр тәкъдим иттеләр.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.