Әлмәт мәшьгульлек үзәге "БИНК" социаль-эш клубы (Казан шәһәре) белән бергә бүген эш белән тәэмин итүчеләр, зона эш группалары, мәшьгульлек үзәкләре вәкилләре өчен "2017-2018 елларда канунчылыкта хезмәт һәм мәшьгульлеккә кагылышлы үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе" темасына семинар-киңәшмә уздырды.
Барысы 251 эш белән тәэмин итүчеләр һәм мәшьгульлек үзәкләре вәкиле катнашты. Инвалидларны эшкә урнаштыру, хезмәт канунчылыгындагы соңгы үзгәрешләр, хезмәт мөнәсәбәтләрендә профстандартлар таләпләрен куллану һәм аларны куллану өчен җаваплылык мәсьәләләре каралды.