Әлмәтлеләр Казанда узачак Кышкы китап фестивалендә була алалар

2017 елның 10 ноябре, җомга

Казан мэриясе ярдәме белән  9нчы һәм 10 нчы декабрь көнне "Смена" заманча мәдәният үзәгендә (Казан шәһәре, Борхан Шахиди урамы, 7) Кышкы китап фестивале узачак. Фестивальдә ике дистәдән артык лекция һәм мастер-класслар оештырылачак, ә үзләренең китапларын бөтен Россиядән 50дән артык нәшрият тәкъдим итәчәк. Китап ярминкәсе 9 декабрь көнне 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр һәм 10 декабрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Фестивальнең тулы расписаниесын киләсе атналарда рәсми сайтта карап булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International