ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Казанда самбо буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. "Батыр" спорт комплексының өч көрәш келәмендә шул спорт төрендә Татарстан Республикасы чемпионы исеме өчен Татарстанның шәһәрләре һәм районнарыннан 140 спортчы ярышты.  

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 21 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан. Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-3º, көндез максималь температура 0..+3º тәшкил итә.

Сәламәтлек саклау идарәсендә медицина учреждениеләре җитәкчеләре һәм иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашу барышында сүз шул турыда барды.

Әлмәт мөхтәсибәте шәһәр халкын һәм кунакларын игелек ярминкәсенә чакыра. Чара Әлмәтнең үзәк мәчетендә 1 декабрь көнне үтәчәк.

 

Эшлекле дүшәмбедә санитарно-эпидемиологик хәл турында сөйләштеләр. ТР буенча Роспотребнадзор Әлмәт идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирина Хайруллина үзенең чыгышында ел башыннан алып башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Йогышлы авыруларны профилактикалау, прививкаларны вакытында ясау турында да сүз барды.

Район активы белән узган киңәшмәдә яңа билгеләүләр игълан ителде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин спорт, мәдәният һәм җәмгыяви тормышта яуланган җиңүләрне бәян  итте.

Әлмәттә 22 ноябрьдә мәдәни-белем бирү программасы кысаларында "Владимир Спиваков академиясе фонды. Балалар-балаларга. Татарстан” проекты буенча түбәндәге белгечлекләр буенча мастер-класслар узачак: фортепиано, җыр, кларнет-саксофон-флейта, аккордеон-баян, скрипка, рәсем сәнгате, хореография. 

Әлмәт муниципаль районында кече һәм урта бизнесның нәтиҗәле үсеше өчен административ барьерларны киметү максаты белән башкарма комитетның кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше секторы башкарма комитет, шәһәр хезмәтләре оешмалары  җитәкчеләре белән ачык диалог рәвешендә очрашу оештыра.

Әлмәтнең  «Нефтяник» командасы  нефтекамскиларның  «Торос» ын җиңде. Матч исәбе - 2:4.


19
ноябрь, 2017 ел
якшәмбе

Әлмәт муниципаль районының  34 авыл җирлегендә урнашкан 47  сайлау участогында  бүген үзара салым кертү буенча  референдумнар уза.  Район буенча тавыш бирү хокукына ия булучылар саны 24754  кеше.  Үзара салым кертүдән тупланган средстволар, нигездә,  юллар ремонтлауга, су , ут  линияләрен  яңартуга,  зиратлар, чишмәләрне  төзекләндерүгә   юнәлдерелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International