Әлмәт самбочылары ТР чемпионатында үзләрен бик яхшы күрсәттеләр

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Казанда самбо буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. "Батыр" спорт комплексының өч көрәш келәмендә шул спорт төрендә Татарстан Республикасы чемпионы исеме өчен Татарстанның шәһәрләре һәм районнарыннан 140 спортчы ярышты.  

Әлмәтне "Юность" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Ринат Шарапов һәм Айнур Ганиев, тренерлары тәкъдим иттеләр. Спорт самбосында 52 кг.га кадәр авырлыкта Раил Гумаров икенче урынны яулады. Арина Шарапова 72 кг.га кадәр авырлыктагы хатын-кызлар арасында 3нче урынны яулады. 82 кг.га кадәр авырлыкта 1нче урынны Бобков Ярослав яулады, Сунат Сангаков 3нче урынга чыкты. Георгий Лапочкин 90 кг.га кадәр авырлыкта өченче урынга чыкты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International