Әлмәт йөзүчесе Россия чемпионы исеменә лаеклы булды

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

18 ноябрьдән алып 22 ноябрьгә кадәр Казан шәһәренең Су спорт төрләре сараенда ййзү буенча Россия чемпионаты узды. 

Ярышларда Россия Федерациясенең 68 регионыннан 860тан артык спортчы катнашты. Шул исәптән - милли җыелма командасы лидерлары, Олимпия уеннарында бүләкле урыннар алучылар.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Россия чемпионатында Әлмәт шәһәреннән ике йөзүче - Вәлиәхмәтов Эдуард һәм Акишин Владислав. 

400 метрга йөзү нәтиҗәләре буенча Вәлиәхмәтов Эдуард йөзү буенча Россия чемпионы исеменә лаеклы булды, ул Россиянең яшүсмерләр рекорды - 4.04 нәтиҗәсенә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International