Әлмәт балалар бакчасы «Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» республика бәйгесендә җиңде

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

«Бала хокук даирәсендә» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды.Конкурсның төп максатлары булып җәмәгатьчелекнең игътибарын хокукый культураны арттырның актуаль мәсьәләләренә, иҗтимагый кагыйдәләр һәм нормаларны позитив кабул итү формалаштыруга, хокукый тәртипләрне үтәү принципларына позитив караш, талантлы яшьләрне ачыклау һәм кызыксындыру, медиапродуктлар иҗат итү буенча яшьләрнең иҗади күнекмәләрен камилләштерү тора. Җиүчеләр унлыгына Әлмәтнең 46 нчы балалар бакчасы да керде. Бәйгедә бакчада тәрбияләнүче Мария Антонова бик уңышлы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International