Быел "Студент-шоу" фестивалендә 9 команда катнашты: "Политех" - Әлмәт политехник техникумы, "Тет-а-тет" - ӘДМХИ, "Своя атмосфера" - Әлмәт медицина көллияте, "Всё свои" - КИУ, "ХЛЕБ" - Әлмәт политехник техникумы, "Сборная ТИСБИ" - "ТИСБИ" идарә университетының Әлмәт филиалы, "АПК" - Әлмәт һөнәри көллияте, "С АГНИ" – Әлмәт нефть институты. Кунак буларак Лениногорск нефть техникумыннан "Smile" командасы кабул ителде.
3 урынны "С АГНИ" һәм "ХЛЕБ" командалары бүлде, икенче урынны шулай ук ике команда "Все свои" и «Своя атмосфера» алды, беренче урынны Әлмәт һөнәри көллияте командасы яулады һәм Гран-при Лениногорскның "Smile" командасына эләкте.