Әлмәттә яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлек чараларын көчәйтү һәм торак программаларын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды

2017 елның 2 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм уздыру чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Казан яңа ел чорында ял итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре бишлегенә керде.  Республиканың башка туризм урыннары – Борынгы Болгар шәһәре, Свияжск утрау-шәһәре һәм Раифа Богородицкий монастыре – шулай ук туристлар йөрү урыны булачак.   

Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек кысаларында Рөстәм Миңнеханов шәһәрләр һәм районар башлыкларына хокук тәртибен һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аеруча игътибар бирергә кушты. Татарстан Президенты хокук саклау органнарының, ГХМ хезмәткәрләренең көчен тупларга, шулай ук төрле авария ситуацияләрен булдырмас өчен бу юнәлештә эшне активлаштырырга өндәде.   

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнәр алдыннан җирле хакимиятләргә ятим балаларга, күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләргә балаларына яңа ел бүләкләрен тәэмин итүдә ярдәм күрсәтергә кушты. 

Актуаль мәсьәләләр урыннарда да каралды. 

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов торак төзелеше программаларын тормышка ашыру, капиталь ремонт барышы турында чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International