Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Нефть башкаласында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ясалма бозлы шугалак эшли башлаячак - Нефтьчеләр мәйданында инде агач нигез урнаштырылган. Оештыручылар сүзләре буенча, шугалакны язга кадәр кулланып булачак, һәм бу ясалма катламның бердәнбер өстенлеге генә түгел. Төзүне тулысынча "Татнефть" компаниясе финанслаштыра.
4 декабрьдә, Информатика көнендә, Яшьләр үзәгендә муниципалитет һәм IT өлкәсе вәкилләренең очрашуы үтте. Очрашу котлау сүзләре һәм катнашучылар белән танышудан башланды.
Әлмәт муниципаль районы официаль сайты almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.
Узган төндә Әлмәттә 5,4 миллиметр явым-төшем яуды, кар капламының биеклеге 7 сантиметр тәшкил итте.
Предприятиенең агымдагы елдагы эшчәнлеге белән "Әлмәт-Водоканал" җәмгыяте генераль директоры Раушан Хафизов таныштырды. 2013 елдан "Әлмәт-Водоканал" су белән тәэмин итүче бердәнбер предприятие санала.Су халыкка килеп җиткәнче натрий гипохлориты белән эшкәртелә. Раушан Газизҗанович башкарылган эшләр белән таныштырды, алдагы бурычларны бәян итте.Район башлыгы Айрат Хәйруллин су югалтуларга чик куелырга тиешлеген ассызыклады, чистарту корылмалары буенча проект-смета документлары һәм суның сыйфатын күз уңында тотарга кирәкле буенча күрсәтмәләр бирде.
Әлеге актуаль тема буенча эшлекле дүшәмбедә ФГФУАС «Республиканского центра по профилактике и борьбе со СПИД и инфекционными заболеваниями МЗ РТ" баш табибы Раушания Усманова чыгыш ясады. - ВИЧ-инфекции проблемасы бик актуальбүген. Атна саен республикада 25 кеше авыру йоктыра, Әлмәттә уртача алганда 1-2 . Ноябрь аеннан Әлмәттә авыру күрсәткече кими төште. Раушания Ильясовна бүгенге көндә авыруны кисәтү чаралары һәм аны киметү буенча башкарылган чараларны бәян итеп узды.
Район активы белән киңәшмәдә ветераннар Советы рәисе Василий Самойловның чыгышы тыңланды. Оешмада 47 меңнән артык кеше исәплән, шуларның 90ы - сугыш ветераннары.
6 декабрьдә иртәнге 8 дән эшләр тәмамланганчы вакытлыча салкын су бирүне туктатып торалар. Бу чикләү Маяковский урамына кагыла.
Бүген, 4 декабрь көнне, көньяк-көнбатыштан циклонның якынаюыннан килеп чыккан атмосфера басымының кимүе нигезендә регионда болытлы һава торышы сакланачак.