ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елның 8 декабренә 2 111,6 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 100% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.  


8
декабрь, 2017 ел
җомга

12нче декабрь көнне сәг.12 дән 20.00 гә кадәр халыкны кабул итү оештырыла.

Газета ничек итеп ясала? Кем текстларны яза, фотографияләр ясый? Кем һәм кайда газетаны бастыра? Ни өчен газета массакүләм мәгълүмат чарасы итеп санала? Ничек итеп журналист булырга мөмкин? Шул һәм башка сорауларны бүген экскурсиягә "Әлмәт хәбәрләре" газетасы редакциясенә килгән Риза Фәхретдин исемендәге гимназиясенең 3б сыйныф укучылары бирә алды. 

7-9 декабрьдә Кытайдагы Ханчжоу шәһәрендә "Берләшкән Шәһәрләр һәм Җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы Евразия региональ бүлегенең утырышы уза. Ханчжоу шәһәре һәм Кытай халык чит илләр белән дуслык ассоциациясе тарафыннан оештырылган «Smart City and Big Data» форумы кысаларында Әлмәт 2016 ел эчендә шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингында 1 урын өчен диплом белән бүләкләнде. 

Әлмәт туган якны йөрәнү музее шәһәр халкын һәм кунакларын 12 декабрь көнне 13.00 сәгатьтә "Музейда музыка" циклы чарасына чакыралар. Кунаклар өчен Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте студентлары һәм "Сеспель" милли чуваш фольклор-этнографик ансамбле (Иске Суркино авылы) башкаруында "Раштуа алдыннан кичке утырулар" әдәби-музыка композициясе тәкъдим ителәчәк. 

Иртәгә, 9 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы була. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан 4-9 м/с. Минималь температура төнлә  -9..-14º, максималь температура көндез -7.. -12º. Юлларда бозлавык.

Кыш айларында иң зур кыенлыкларның берсе булып аяк астының тайгак булуы санала. Шуңа да егылып имгәнүне булдырмый калу өчен иң беренче чиратта дөрес аяк киеме сайлау мөһим. Мастерскойларда да аның табан астын таймаслык итеп ясатырга мөмкин. Ә өй шартларында исә аяк киеменең астына наждак кәгазе яки лейкопластырь ябыштыру да файдага булыр. Аяк киеменең биек үкчәлеләрен кимәскә тырышыгыз.
 

Әлмәт интеллек өчен көрәшәчәк, дип белдерде район башлыгы Айрата Хәйруллин очрашу башында. Очрашу Кванториум актлар залында узды. Ул информацион технологияләр үсешенә багышланган иде.

10 декабрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге "Тоннель" операциясе үткәрәчәк. Бу чара исерек хәлдә транспорт чараларын йөртүчеләр тарафыннан кагыйдәләрне бозуларны ачыклауга юнәлтелгән.  


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Экология департаментында Әлмәт муниципаль районы чишмәләре һәм яр буе зоналарын төзекләндерү буенча нәтиҗәләр ясалды. 

- Экология елы кысаларында Әлмәт муниципаль районы территориясендә 42 чишмә төзекләндерелде. Шәһәр территориясендә «Габи», «Зөхрә», «Шүрәле», «Урсалинка», «Абыстай» чишмәләре норматив халәткә китерелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International