Татарстан Республикасында 2017 елның 8 декабренә 2 111,6 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 100% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына гомуми мәйданы 399,5 мең кв. м. булган 7 мең 66 фатирлы 152 йортка хисап кергән. Төзелеп килүче 59 объекттан 52сендә әзерлек югары дәрәҗәдә, 7се – уртача әзерлектә.
2017 елда ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү кысаларында 305 ятим балага 346 млн. 742,6 мең сумлык торак урыннарын яллау шартнамәләре буенча торак бирү планлаштырылган. 2017 елның 8 декабренә 203 торак урыны республика милкенә сатып алынган һәм яллау шартнамәсе буенча ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга бирелгән. 8 торак урыны буенча ДТФ хокукы теркәлгән, кабул итү-тапшыру акты имза салу стадиясендә. 44 торак урынга документлар ДТФ хокукын теркәүгә тапшырылган.
Рөстәм Миңнеханов 2017 ел программасы кысаларында ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итүне катгый тикшереп торырга кушты.
Алексей Фролов 2017 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы үтәлеше турында да сөйләде. Бүгенгә пландагы 29 йорт әзер диярлек. Аз катлы төзелеш программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) 7 800 йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр, 7925 йорт тапшырылган инде.
Индивидуаль торак төзелеше 2017 елда тулысынча үтәлгән.
Киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быелгы барлык программалар да вакытында үтәлергә тиеш. Бигрәк тә торак төзелеше өлкәсендә.
ТР Премьер-министры урынбасары - авлы хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә 2017 елның 11 аенда республика терлекчелек тармагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды.
Агымдагы елның 11 аенда 1 млн. 168,1 мең тонна сөт җитештерелгән, узган елдагыга караганда - 105 % . Йомырка - 805,7 млн. данә (үсеәш - 105 %), терлек һәм кош - 346 мең тонна хстерелгән (үсеш - 102 %), шул исәптән эре мөгезле терлек - 92 мең тонна (104 %), кош - 177,5 мең тонна (102 %), дуңгыз - 76,3 (99 %).
Уңай динамикага карамастан, республиканың кайбер районнарында эре мөгезле терлек баш саны кими, дип ассызыклады Марат Әхмәтов, андый районнар - 17. Марат Әхмәтов сөт күләме арту белән эре мөгезле терлекнең тәүлегенә күпмегә авырлыг артуның үзара бәйле булуына игътибар итте.
"Министрлык белгечләре югары нәтиҗәле таналар үстерү буенча техник регламент эшләделәр һәм республиканың проблемалы районнарында семинарлар үткәрү каралды. Киләсе елны без таналар үстерү елы итеп билгелибез һәм ул бу мәсьәләне хәл итүдә үзгәреш елы булачак", - диде Марат Әхмәтов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында терлекчелектә арта калучы район башлыкларын вәзгыятьне үзгәртергә өндәде.
"Андый башлыкларга терлекчелек нигезләре буенча өч көнлек семинар оештырыйк. Бәлки алар бу мәсьәләдә берни аңламый. Шуннан имтихан алырбыз!", - дип тәкъдим итте ТР Президенты.
Актуаль мәсьәләләр урыннарда да каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов шәһәрдә һәм районда Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек баруы, иҗтимагый туклануны тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителгәне, янгын куркынычсызлыгы буенча инстркутажлар үтелгәне турында хәбәр итте. 16 декабрьдә чаңгы модуле рәсми рәвештә ачылачак.