Экология департаментында Әлмәт муниципаль районы чишмәләре һәм яр буе зоналарын төзекләндерү буенча нәтиҗәләр ясалды.
- Экология елы кысаларында Әлмәт муниципаль районы территориясендә 42 чишмә төзекләндерелде. Шәһәр территориясендә «Габи», «Зөхрә», «Шүрәле», «Урсалинка», «Абыстай» чишмәләре норматив халәткә китерелде.
"Татнефть" ГАҖ предприятиелары Әлмәт муниципаль районы чишмәләрендәге суны саклау, сәламәтләндерү һәм яхшыртуга зур өлеш кертте. Компаниядә ел саен "Төзекләндерелгән чишмәләрнең эстетик халәтен саклап калу һәм су сыйфатын яхшырту өчен" бәйгесе уздырыла. Бу еллар эчендә "Татнефть" компаниясе Татарстанның нефть регионы буенча 500дән артык чишмәне төзекләндерде.
"Чиста яр" республика акциясе кысаларында 39 чишмә, 9 буа һәм Дала Зәе, Шешма һәм Кичуй елгаларының яр буе зонасы норматив халәткә китерелде. Дала Зәе елгасында көнкүреш чүп-чардан нефть капкыннарны чистарту буенча эшләр үткәрелде.