Риза Фәхретдин исемендәге гимназия укучылары "Әлмәт хәбәрләре" газетасы редакциясендә булдылар

2017 елның 8 декабре, җомга

Газета ничек итеп ясала? Кем текстларны яза, фотографияләр ясый? Кем һәм кайда газетаны бастыра? Ни өчен газета массакүләм мәгълүмат чарасы итеп санала? Ничек итеп журналист булырга мөмкин? Шул һәм башка сорауларны бүген экскурсиягә "Әлмәт хәбәрләре" газетасы редакциясенә килгән Риза Фәхретдин исемендәге гимназиясенең 3б сыйныф укучылары бирә алды. 

Балалар кызыксыну белән җыеп төпләнгән газеталарны карап чыктылар, бер берсеннән интервью алдылар һәм диктофонга яздырдылар, фотографияләр ясадылар. Газета материалларын компьютерда биткә салу зур кызыксыну уятты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International