Әлмәт журналистларын иҗади эшләр һәм медиа-проектлар бәйгесендә катнашырга чакыралар

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

15 декабрьдә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы журналист эшләре һәм медиа-проектлар VIII Республика бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана. Бәйге эшмәкәрлек эшчәнлеген популярлаштыру, эшмәкәрнең уңай образын формалаштыру, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек үсешен яктыртуны активлаштыру максаты белән уздырыла. 

Бәйгегә татар һәм рус телләрендә язылган, басма, электрон, радио һәм телевизион мәгълүмат чараларында басылган журналист язмалары һәм медиа-проектлар кабул ителә. Кече һәм урта бизнес үсешен яктыртудан тыш, язмада инфраструктураны үстерү һәм эшмәкәрләргә булышлык итүнең башка формаларының уңай яклары сурәтләнергә тиеш.

Бәйгедә массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, штат хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының иҗтимагый оешмалары, фрилансер-журналистлар катнаша ала.

Бәйгегә бер авторның 2017 елның 1 гыйнварыннан 15 декабренә кадәр басма, электрон, радио һәм телевидениедә чыкан 3 язмасы кабул ителә ала.

Бәйгедә катнашу өчен Конкурс комиссиясенә гаризаны, бәйгедә катнашу өчен әзерләнгән эшләрне җибәрергә кирәк. 

Бәйге номинацияләре һәм гариза бирү юллары турында ТР Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International