Сессия эшендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Марат Галеев, Николай Кольгин, шәһәр Советы һәм район Советы депутатлары, мактаулы гражданнар, шулай ук шәһәр һәм район активы. Сессиядә депутатлар 2018 елга һәм 2019-2020 елларның план чорына шәһәр һәм районның социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләрен фаразлау мәсьәләләрен карап чыктылар. Депутатлар тарафыннан киләсе елга шәһәр һәм район бюджетлары турында мәсьәлә каралды, 2018 елга районның муниципаль мөлкәтен приватизацияләү планы турында мәгълүмат тыңланды.