Әлмәт һөнәри көллияте студентлары һәм укытучылары исемле стипендияләр белән бүләкләнделәр

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Чиләбе торбаларны прокатлау заводы группасы акционерларының инициативасы буенча Әлмәт һөнәри көллиятенең 26 студенты һәм ике укытучысы "Алнас" заводының исемле стипендияләре белән бүләкләнде. Тантана "Татарстан киләчәге көллияте" яңа укыту-лаборатория комплексында узды. 

Стипендияләр укуда югары нәтиҗәләрне күрсәткән студентларга, Worldskills стандартлары буенча ярышларда һәм башка һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашучылар һәм бүләкләр алучыларга бирелде. Шулай ук стипендияләр белән максаты кадрларны әзерләү булган программа буенча укучылар, көллият һәм "Алнас" заводы тормышында актив катнашучылар, волонтерлык юнәлешен  һәм студентлар советын үстерүчеләр, "Римериада-2017" корпоратив спартакиадасында бүләкле урыннарга лаеклы булганнар бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International