ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 27 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән акрын кар. Минималь температура төнлә -9..-14º, аязганда -19º; максималь температура көндез +1..-4º. Юлларда бозлавык.
Әлмәт муниципаль районы официаль сайты almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.
“Мәдәни мохит” проектының икенче тамашасы булды. Бу юлы ул шәһәр паркында, “Татнефть” ААҖ үзәк бинасы янында, Нефтьчеләр мәйданындагы шугалакта һәм Әлмәтнең 60 елллыгы исемендәге скверда булды.
Бөек Устюгтан килгән Кыш бабай Әлмәтнең күпбалалы Даишевлар гаиләсендә кунакта булды.
«Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт бүлеге балалар өчен «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» дигән акция үткәрә. 4 тән алып 14 яшькә кадәрге балалар 28 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр 45-49-99 телефоны буенча шалтыратып, Кыш бабай белән сөйләшә алалар.
Яңа ел алдыннан - 20 декабрьдән районда "Полиция Кыш бабае" акциясе старт алды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге балигъ булмаганнар эше буенча инспекциясе хезмәткәрләре социаль имин булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларга бүләкләр өләшә. Гомумән, бу акциядә мохтаҗларга ярдәм итәргә теләге булган һәркем катнаша ала. Чара 5 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Марат Гирфанов рәислеге астында район активы белән киңәшмәдә Аппак авыл хуҗалыгы башлыгы Валентина Горбунованың чыгышы тыңланды. Аппак авыл хуҗалыгы составына дүрт торак пункты: Аппак һәм Ильтень-Бута авыллары, Владимировка һәм Рождественка авыллары керә. Авыл хуҗалыгында 308 йорт биләве бар, анда 755 кеше яши. Шуларның 383е - татарлар, 343е - руслар һәм 11 башка милләт кешеләре. Авыл хуҗалыгында югары квалификацияле кадрлар составы булган балалар бакчасы бар.
Турнир «Татнефть» спорт комплексында узды.Анда барлыгы 146 спортчы катнашты.
«Татарстан табигатен саклыйк» республика ачык социаль-экологик конкурсы игълан ителде. Казанның шәһәр балалар экология-биология үзәге һәм Республика олимпиада үзәге 1-11 сыйныфлар укучыларын «Татарстан табигатен саклыйк» республика ачык социаль-экологик конкурсында катнашырга чакыра. Ул үсеп килүче буында экологик фикерләү һәм культура тәрбияләүгә, укучыларда Татарстанның табигый байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.
Бүген башкарма комитеттта Марат Гирфанов район активы белән киңәшмә уздырды. Башта узган атнага йомгак ясалды.