“Мәдәни мохит” проектының икенче тамашасы булды. Бу юлы ул шәһәр паркында, “Татнефть” ААҖ үзәк бинасы янында, Нефтьчеләр мәйданындагы шугалакта һәм Әлмәтнең 60 елллыгы исемендәге скверда булды.
Мавыктыргыч-күңел ачу программаларында һәркем актив катнашты. Әлмәтлеләрне һәм шәһәребез кунакларын салкын куркытмады. Әлмәтнең 60 елллыгы исемендәге скверда балалар белән бергә зурлар да әкият иленә күчеп, Кар кызын коткаруда катнаштылар.