Бөек Устюгтан килгән Кыш бабай һәм район башлыгы Айрат Хәйруллин күп балалы гаиләгә кунакка килделәр

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Бөек Устюгтан килгән Кыш бабай Әлмәтнең күпбалалы Даишевлар гаиләсендә кунакта булды.

Лилия һәм Рөстәм Даишевлар гаиләсендә ун бала тәрбияләнә. Иң олысына 22 яшь, иң кечеләренә - игезәкләр Самина белән Ясминәгә нибары ике ай. Зуррак балалары кечкенәрәкләрен карарга булыша. Кыш бабай балалар белән аралашты, аларга бүләкләр тапшырды.
- Мондый гаиләләр - Әлмәтнең горурлыгы, - дип язган район башлыгы инстаграмга куйган фото астына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International