29 декабрьдә "Кышкы каникуллар" профилактик чарасы кысаларында “Тоннель” операциясе узачак. Рейд вакытында ЮХИДИ һәм участок инспекторлары барлык автомобильләрне дә туктатып тикшерәчәк. Исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утыручыларга, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга таләпләр катгый булачак.
Шәһәрдә ишегалды территорияләрендә һәм юлларда кар чистарту дәвам итә.
"Татнефть" ГАҖ медсанчастендә районара конференция үтте, анда гастроэнтерология өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр каралды. Конференция алга таба халыкка медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү максаты белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Быел Татарстан һәм Әлмәт “Игелек хаты” бөтенроссия социаль акциясенә кушыла. Республикада аны Россия укучылар хәрәкәтенең төбәк бүлеге һәм “Мы нужны друг другу” оешмасы үткәрә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.Татарстан Республикасында акциядә 250 ятим бала һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнар, 10 өлкәннәр һәм инвалидлар интернатлары (800дән артык кеше) катнаша.
Әлмәткә 28 декабрь көнне атаклы фермер Олег Сирота килә. Ул фермерлар съездында катнашачак.
Яңа ел бәйрәме алдыннан һәрбер әлмәтле аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга бүләк ясый ала.
Әлмәтлеләрне "Вәгъдәләр узышы 2018" чарасында катнашырга чакыралар. Катнашучылар 2018 елның 1 гыйнварында 12сәг. җыелачаклар һәм максатларына ирешү өчен 2018 метр озынлыкта юл узачаклар.
25 декабрьдән 29ына кадәр мәктәп яны лагерьларында "Кышкы каникуллар" профилактик чаралары уза. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча блиц-сораштыру уза. Балаларга "Кышкы куркынычсызлык" , "Юлда күренерлек бул" һәм башка төр чаралар оештырыла.
Кичә “Дружба” ял базасында команда белән эшләүгә багышланган гамәли тренинглар, эшлекле уеннар узды. Бүген исә сессиягә җыелучылар фикер алышалар. Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин семинарны ачып, партия эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, 2018 елда торган бурычларны бәян итте. Чыгышта Татарстан Конституциясенең тарихы барланды, башка сораулар яктыртылды.
26сыннан 27 декабрьгә кадәр Магнит-Шевченко автопарковкасында машина яратучылар зур автоелка төзиләр.