Шимбә 3 февраль көнне Әлмәт мәйданнарында мәдәни күңел ачу чаралары узачак. Алар Татарстан нефтенә 60-еллык исемендәге шәһәр паркында, Әлмәткә 60-еллык исемендәге скверда, "Татнефть" ГАҖнең үзәк бинасы янындагы мәйданда, "Мегаполис" клубы алдындагы мәйданда, Нефтьчеләр мәйданының үзәк шугалагында узачак. Әлмәтлеләрне бәйрәм чараларында көтәләр.
Отчет җыелышында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов катнаштылар, шулай ук җыелышка шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре чакырылган иде.
2 февраль көнне бөтен Россиядә Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен совет гаскәрләре тарафыннан тар-март итү көненнән 75 ел үтүне билгеләп үтәчәкләр. Нефть башкаласы шулай ук бәйрәмгә кушылачак.
Беренче тапкыр Boomstarter (Boomstarter - ахыргы максаты булган иҗади, техник һәм башка төрдәге проектларны финанслауга җәлеп итү өчен кешеләр тарафыннан акча җыю платформасы, АКШтагы Kickstarter аналогы) мәйданына Әлмәттән проект урнаштырылды.
Әлмәт туган якны өйрәнү музее "Тарихи хәтер" проектында катнаша. Шул проектның юнәлешләренең берсе - Бөек Ватан сугышы табылдыкларын эзләү һәм саклау. Һәм инде раритетларның зур коллекциясе җыелган, шуларның арасында фронт хатлары иң кыйммәтлеләрдән санала.
Иртәгә, 2 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Әлмәт калдыкларны аерым җыюны оештыру буенча Россия күләмендә алдынгылар өчлегенә кертелде. «Россия Гринписы» рейтингы халык саны 100 меңнән артык булган шәһәрләр арасында булдырылган. Ул 160 тан артык шәһәр җитәкчелеге тарафыннан юлланган мәгълүматлар нигезендә төзелгән. Нәтиҗәләр тәүлек әйләнәсенә халык куллана алырлык икенчел чимал җыю өчен станционар контейнерларны исәпкә алып ясалган.
2 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Буалар шарлавыгының яңа балалар мәйданында "Урамда йөрергә чык" кышкы фестивале кысаларында "Күңелле стартлар" узачак. Барлык әлмәтлеләрне һәм нефть башкаласына кунакка килгән кешеләрне күңел ачу программасы һәм күп кенә күңелле тәэсирләр көтә.
"Римера" Компанияләр группасына керә торган "Алнас" заводы «PDVSA» Венесуэла дәүләт нефть компаниясе өчен электр көче ярдәмендә үзәктән куа торган насосларның тулы комплектлы җайланмаларының зур партиясен җитештерде. Җайланмалар заказ ясаучының чыганакларында кулланылачак.
Сайлап алу муниципаль туры Әлмәттә Яшьләр үзәгендә (Ленин урамы, 21) 8 февральдә 14.00 сәгатьтә узачак. Номинацияләр: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Җыр өчен язылган иң яхшы музыка», «Җырның иң яхшы тексты».