Әлмәт«Гринпис России» рейтингында калдыкларны аерым җыю буенча алдынгылар өчлегенә керде

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәт калдыкларны аерым җыюны оештыру буенча Россия күләмендә алдынгылар өчлегенә кертелде. «Россия Гринписы» рейтингы халык саны 100 меңнән артык булган шәһәрләр арасында булдырылган. Ул 160 тан артык шәһәр җитәкчелеге тарафыннан юлланган мәгълүматлар нигезендә төзелгән. Нәтиҗәләр тәүлек әйләнәсенә халык куллана алырлык икенчел чимал җыю өчен станционар контейнерларны исәпкә алып ясалган. 

Шулай итеп, беренче өчлекне Мытищи (92 %), Әлмәт (86 %), Волжский (84 %) яулаган. Сүз уңаеннан, Мәскәү бары тик 52 нче, Петербург 91 нче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International