2 февраль көнне бөтен Россиядә Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен совет гаскәрләре тарафыннан тар-март итү көненнән 75 ел үтүне билгеләп үтәчәкләр. Нефть башкаласы шулай ук бәйрәмгә кушылачак.
1 февраль көнне яшүсмерләр клубларында "Без Сталинград геройларын истә тотабыз" патриотик акциясе оештырылачак.
2 февраль көнне урта белем бирү йортларында "Сталинград өчен сугыш" тарихи квесты уздырылачак.
2 февраль көнне "Мәңгелек ут" Хәтер мемориалы янында һәм Ленин мәйданында мәдәни-патриотик чарасы узачак. Бәйрәм 10.20 сәгатьтә башланачак.