10 февраль көнне Әлмәттә "Татарстан чаңгы юлы -2018" массакүләм ярышлары уздырылачак. Ярышлар шәһәр ипподромында үткәреләчәк.
Казан дәүләт медицина университеты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Әлмәтнең сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә чыгарылыш укучылары һәм медицина көллиятен тәмамлаучылар өчен «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестивален үткәрде.
13 февральдән алып 20 февральгә кадәр, гадәттәгечә, һәр кешегә музейга бүләк ясарга мөмкинлек бирелә. Туган якны өйрәнү музее оешуга нәкъ менә Әлмәт халкының бүләкләре, предприятиеләр һәм оешмалар экспонатлары этәргеч бирде.
3 февраль көнне “Мәдәни мохит” проекты кысаларында мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәрнең 5 мәйданында узды.Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында әлмәтлеләр һәм шәһәр кунакларын бөтен гаилә өчен оештырылган «Family party» күңел ачу уен программасы көтте.
Бүген Әлмәткә хоккейчылар җыелды. Нефтьчеләр мәйданындагы шугалакта "Red Bull. Шлем и краги" проекты кысаларында беренче тапкыр гадәти булмаган хоккей ярышы оештырылды. Матчлар олимпия системасы буенча бара. Бозда 4 әр уенчылан торган командалар, капкачы юк. Алка кертү өчен капка урынына махсус тишекләр ясалган автопокрышкалар конструкциясе генә. Ике периодлы уеннарда 32 команда катнаша.
Сталинград сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлап Ленин мәйданында да бәйрәм чаралары оештырылды. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева, хәрби комиссар Ришат Сабиров, Сталинградтагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән ветеран Любовь Ивановна Козлова чыгыш ясадылар. Үзешчән сәнгать осталары җырларын бүләк итте. Шушында ук эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган солдатларның әйберләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Солдат боткасыннан да һәркем теләп авыз итте.
Территориаль-иҗтимагый советларның отчет җыелышы 21нче мәктәпнең актлар залында үтте. Микрорайонда яшәүчеләр белән очрашуда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «ТаграС-ЭнергоСервис» ҖЧҖ директоры Артем Горланов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Валеев, ТИС-12а рәисе Николай Жалнин, шулай ук шәһәрнең хокук саклау органнары һәм хезмәтләре вәкилләре катнаштылар.
"Тикшерелгән бизнес" электрон журналы эшмәкәрләр өчен төп белемнәрне, республиканың тикшерү-күзәтү органнары турында мәгълүматны, файдалы видеороликларны, шулай ук бизнес вәкилләре тарафыннан хокук бозуның ешрак очрый торган очраклары һәм аларны бетерү чараларын чагылдырган белешмәлекне үз эченә туплый.
Иртәгә, 3 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Кар явачак, төнлә урыны белән. Аерым районнарда буран узачак.
2018 елда Татарстан Республикасында XIV ачык сыйфат өлкәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте бүләкләренә лаек булу бәйгесе уздырылачак. Бәйгедә катнашуга төрле оештыру-хокукый формасындагы оешмалар һәм аларның Татарстан Республикасы территориясендә һәм аннан читтә продукцияне җитештерүче хезмәт күрсәтүче филиаллары дәгъва итә алалар.