Әлмәт районы Югары Акташ авыл хуҗалыгында халык җыены үтте

2018 елның 2 феврале, җомга

Отчет җыелышында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов катнаштылар, шулай ук җыелышка шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре чакырылган иде. 

Район башлыгы Айрат Хәйруллин мәктәп һәм шул ук бинада тиһазландырылган балалар бакчасының хәлен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, гомумән алганда, район башлыгы тәрбиячеләр һәм уку йортлары укытучылары эшенә яхшы бәя бирде. 

Югары Акташ авыл хуҗалыгы территориясендә 769 кеше яши, шуларның эшкә яраклы яшьтәгеләр - 389 кеше. Эшләүче халыкның күпчелеге авыл хуҗалыгы, бюджет өлкәләрендә һәм нефть сәнәгатендә эшли. Авыл хуҗалыгының агроцехы Н.Е.Токарликов исемендәге АҖе бүлекчәләренең берсе булып тора. Югары Акташ бүлегенең авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләре мәйданы 2491 гектар тәшкил итә. Бөртекле культуралар уңдырышлылыгы 1 гектарга 27 центнер. Товар-сөт фермасындагы сыерларның баш исәбе - 240. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International