ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

16 февральдә  Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак. Бу юлы ул инвалидлар өчен уздырыла. Мәшгульлек үзәгенә килүчеләр предприятие-оешмаларга кирәкле һөнәрләр белән таныша ала. Шулай ук эш бирүчеләр белән аралашу мөмкинлеге дә тудырыла. Чара иртәнге 9да башлана.

 Әлмәт, һәр елдагыча, быел да “Татарстан чаңгы юлы – 2018” акциясенә кушылды.Районда чаңгы ярышлары атна буе дәвам итте дисәң дә була. 5 февральдән 9 февральгә кадәр кече һәм урта яшьтәге укучылар мәктәп стадионнарында узышты. 9 февральдә ипподром мәйданында чаңгыда яхшы шуучы укучылар, студентлар, предприятие-оешма хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр старт сызыгына баскан иде. 
 

10-11 февраль көнне шәһәр күлендә кышкы йөзү буенча  Х ачык ТР чемпионаты узды. Анда  Мәскәү,  Питер, Уфа, Йошкар-Ола, Пермь, Ульяновск, Тольятти, Можга, Воткинск, Богорослан, Менделеевск, Лениногорск, Әлмәт калаларыннан  килгән спортчылар катнашты.

Район активы белән киңәшмәдә гражданлык актларына дәүләт теркәве уздыру эшчәнлегенә йомгак ясалды. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова юридик әһәмияткә ия булган документлар белән эшчәнлекнең шактый арта төшүен билгеләп узды. Узган елда аларның саны 15358 булган.

"Кышкы мәдәни мохит"  проекты үзенең чараларын уздыруын дәвам итә. Чаралар  «Татнефть» һәм  «Мегаполис» мәйданнарында,  Дом правосудия кырындагы скыерда, Татарстан нефтенең  60-еллыгы исемендәге паркта һәм Нефтьчеләр мәйданында узачак.

12 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Аз гына кар явуы көтелә. Җил 2-7 м/с. Минималь температура төнлә  -12..-15º, аязганда  -18º кадәр. Максималь температура көндез -9..-12º. Юлларда бозлавык.

Әлмәттә озын гомерлеләрне бүләкләү дәвам итә. Үзенең 90 яшен сәламәтлек саклау тармагы ветераны  Анна Назимова билгеләп уза. Ул 14  яшеннән санитарка булып эшли. Юбилярны котларга сәламәтлек саклау, социаль яклау идарәләре, ашыгыч ярдәм станциясе вәкилләре килгән иде. 

Эшлекле дүшәмбедә бүген узган ел нәтиҗәләре буенча  муниципаль закупкалар уздыруга йомгак ясалды, 2018 елга бурычлар билгеләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов үзенең чыгышында Әлмәт районында закупкаларны уздыручы  231 учреждение , 10 унитар предприятие барлыгын бәян итте.


11
февраль, 2018 ел
якшәмбе

Әлмәттә бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Чара  «Нефтьче» мәдәният сараенда булып узды, анда район башлыгы Айрат Хәйруллин ,мәгариф министры урынбасары  Лариса Сулима һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. 


10
февраль, 2018 ел
шимбә

Иртәгә, 11 февраль көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Төнлә һәм иртән томан. Җил  3-8 м/с. Минималь температура төнлә  -16..-19˚, аязганда  -24˚. Максималь температура көндез -9..-13˚. Юлларда бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International