14 февральдә күпләр Бөтендөнья гашыйклар көнен бәйрәм итә. Әмма бүген тагын бер игелекле бәйрәм - Халыкара китап бүләк итү көне. 2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне (International Book Giving Day) билгеләп үтелә. Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә.
Әлмәттә кар автомобильләрендә узышу буенча Россия чемпионатыузачак. 16-17 февральдә Әлмәттә кар автомобильләрендә узышу буенча Россия чемпионаты узачак.
Иртәгә, 14 февраль көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Төнлә һәм көндез аерым районнарда томан. Җил 3-8 м/с. Минималь температура төнлә -16..-20º, аязганда -25º. Максимальтемпература көндез -8..-12º. Юлларда бозлавык.
15 февральдә Роспотребнадзор Татарстан эшмәкәрләре өчен Ачык ишекләр көне уздыра. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.Күзәтчелек органы белгечләре Казанда (Зур Кызыл урам, 30 йорт) һәм республиканың 12 территориаль бүлегендә 10-16 сәгатьтә идарәчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк. Казанда белгечләр белән очрашу 12 февральдән башлана, 238-60-62, 238-18-41 телефоннары буенча язылырга кирәк.
Бөгелмәнең «Юность» спорткомплексында узган VII ачык фестиваль тренерлар Марата Ахметшин, Файзрахмана Хайруллин истәлегенә багышланды. Ярышларда 120 ләп спортчы үзара көч сынашты. Әлмәт данын 17 спортчы яклады.
Бүгенге көндә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе ул.Бу көнне беренче тапкыр 2012 елда билгеләп узалар, ә ЮНЕСКО тарафыннан аны үткәрү турында карар 2011 елда кабул ителә. 1946 елның 13 февралендә беренче тапкыр Берләшкән милләтләр оешмасының штаб-фатирында урнашкан «БМО радиосы» эфирга чыга.
Республика бәйгесе 1998 елдан башлап уздырыла. Бәйгедә абруй казанган, халыкның хөрмәтен яулаган ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Зона туры бәйгесендә "Хатын-кыз-ана" номинациясендә Әлмәттән Лилия Даишева җиңү яулады.
10 февраль көнне Яр Чаллыда Татарстанда беренче чаңгы белән беговелларда шуу ярышы булып узды. Беговелчылар Яр Чаллы, Екатеринбург, Оренбург, Салават, Әлмәт шәһәрләреннән килгән иде.
Социаль яклау идарәсенең исәп-хисап җыелышы булып узды.Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең һәр өченчесенең социаль яклау идарәсенә йомышы төшкән. Бу аңлашыла да, чөнки идарә 82 төрле дәүләт хезмәтләре күрсәтә. 2017 елда социаль яклау идарәсе белгечләре учреждениеләргә һәм авыл җирлекләренә 43272 запрос җибәргән.
2017 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә амбулатор травмотология үзәге ачу турында карар кабул иткән иде.13 февральдән әлеге үзәк халыкка ашыгыч ярдәм күрсәтә башлады.