10 февральдә Әлмәттә «Татарстан чаңгы юлы-2018" массакүләм спорт чарасы узачак. Чара XXXVI бөтенроссия "Россия чаңгы юлы-2018" кысаларында оештырыла.
Орлыклар сыйфатында экономияләмәскә өндәде бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә берлдеде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөсәм Нигъмәтуллин да катнашты.
“ТАГРАС” холдингы хезмәт коллективларының 2017 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча конфренция булып узды. Аның эшендә идарәче компания рәисе Гали Ганиев, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате белән бәйле сораулар буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары Наил Ибраһимов, структур бүлек җитәкчеләре һәм хезмәт коллективларыннан делегатлар катнашты.
Иртәгә, 10 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән акрын кар. Җил 3-8 м/с. Минималь температура төнлә-15..-18º, аязганда -23º; максималь температура көндез -9..-13º. Юлларда бозлавык.
Хибла Герзмава — атаклы опера җырчысы. Хибла 2016 елның декабрендә Зур театр сәхнәсендә Елизавета Валуа («Дон Карлос» Дж.Верди) партиясен башкарды, 2017 елда әлеге партияне фрацуз телендә Парижской Милли операсында башкарып чыкты. Әлмәттә ул «Нефтьче» дә 13 февраль көнне 19.00 сәг. чыгыш ясаячак.
Резинаның нинди хәлдә булы контроль техник күзәтү инспекторы яки юл-патруль хезмәте инспекторы тарафыннан гына түгел, ә ел әйләнәсендә тикшерелергә тиеш. Мәгълүм булганча, Россиядә “кышкы резина турындагы закон” бар, анда кышкы чорда кышкы резинада, ә җәйге айларда җәйгесендә йөрү таләбе куелган. Тикшерү 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
13 февраль көнне 13.00 сәг. туган якны өйрәнү музеенда "Музейда музыка" чарасы узачак. Программада "Богатыри земли русской" музыкаль композициясе күрсәтеләчәк.
Зона этабы 5-6 февральдә 25 нче мәктәптә узды. Анда 28 укытучы катнашты.Әлмәттән 5 мөгаллим катнашты. Иң күп балл җыючылар җиңүче дип табылачак.
«Tennis City» спорт комплексында 3 февраль көнне теннис буенча “Россия Кубогы” турниры узды. Анда Россиянең 25 шәһреннән 60 тан артык спортсмен катнашты. Гөлнара Назарова, Азалия Бадегыева, Аиша Кукушкина, Сабина Шәйдуллина, Анастасия Чикалкина, Екатерина Давлетова, Аида Кәлимуллина, Никита Валенцев һәм Тимур Киямов Татарстанның җыелма командасы составында катнашачаклар.
8-10 февральдә Мәскәүдә VI Халыкара кышкы велоконгресс уза. Форумга 25тән артык илдән велоҗәмәгатьчелек лидерлары, шәһәрләр һәм төбәкләр администрацияләре, транспорт министрлыклары вәкилләре җыелды. Алар велоинфраструктура үсеше белән бәйле мәсьәләләрне, кышкы велотранспорт өчен инновация карарларын тикшерәләр.