21 февральдә Буалар шарлавыгында "Мәктәптә укучылар арасында чаңгыда күңелле стартлар" ярышлары уздырылачак. Аларны ачу тантанасы 12.30 сәгатьтә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге каршындагы мәйданда үтәчәк.
Беренче тапкыр акция 2017 елның февраль аенда уздырылды. Имтиханның беренче көнендә, 7 февральдә, аңа Россиянең 50 регионыннан өч меңнән артык ата-аналар кушылды. Акция катнашучылар тарафыннан уңай кабул ителгәнгә күрә, чараны ел саен уздырырыга карар ителде.
Эшчәнлегенең хәбәрдарлыгын һәм мәгълүматның куллана алырлыр булуын арттыру максатыннан 21 февраль көнне 14.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе үзләрендә һәм республика территориясендәге 12 территориаль бүлектә эшмәкәрләр өчен Бердәм "ачык ишекләр" көнен оештыра. Алдан язылырга кирәк түгел.
Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин узган ялларда Кама чаңгы марафонында катнашты.Марафон Яр Чаллыда 18 февраль көнне үтте. TIMERMAN сериясе кысаларындагы бу узыш Татарстанда 19 нчы тапкыр үткәрелә. Чаңгы программасының икенче стартында Россиянең 10 төбәгеннән 700 дән артык спортчы катнашкан.
24 февраль көнне, «Кышкы мәдәни мохит» проекты кысаларында, нефть башкаласы мәйданчыкларында күңел ачу-уен программалары оештырылачак. Чаралар «Татнефть» компаниясе каршындагы, Нефтьчеләр мәйданнарында, Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркта, Хак хөкем йорты кырындагы һәм «Мегаполис» клубы мәйданнарында узачак.
Биналарга урнаштырылган махсус датчиклар ярдәмендә җыелган мәгълүматлар бик күп проблемаларны чишәргә ярдәм итә.Әлмәттә видеоаналитика NtechLab пилот проекты буларак тормышка ашырыла, барлыгы йортларда һәм балалар бакчаларында 25 камера урнаштырылган.
ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, 20 февральдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак.Җил 4-9 м/с. Минималь температура төнлә -7..-10º, максималь көндез -4..-7º. Юлларда бозлавык.
Эшлекле дүшәмбедә "ГУАД" МУП җитәкчесе Альберт Халяпов чыгышы тыңланды. Ул 2017 елда кварталара биләмәләрне кардан чистарту һәм башкалар турында исәп-хисап тотты. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин үткәрде.
Әлмәтнең пенсия фонды идарәсе Татарстанда иң эреләрнең берсе санала. Әлмәт җирлегендә 54860 пенсионер исәпләнә, шуларның 10897се - эшләүче пнсионерлар.
19 февральдә 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр Татарстанда ата-аналар өчен "кайнар линия" оештырыла. Белем бирү өлкәсендә балаларның хокукларын яклауда системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, шулай ук балаларның беренче сыйныфка укырга баруы мәсьәләләрендә ата-аналарга консультатив ярдәм күрсәтү максатларында ТРда бала хокуклары буенча Уполномоченный аппаратында узачак «кайнар линия»гә түбәндәге телефоннар аша шалтыратырга була: 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.