Әлмәтнең муниципаль хезмәткәрләре Кама чаңгы юлында

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин узган ялларда Кама чаңгы марафонында катнашты.

Марафон Яр Чаллыда 18 февраль көнне үтте. TIMERMAN сериясе кысаларындагы бу узыш Татарстанда 19 нчы тапкыр үткәрелә. Чаңгы программасының икенче стартында Россиянең 10 төбәгеннән 700 дән артык спортчы катнашкан. 
Әлмәт башлыгы Айрат Хәйруллин гыйнварда булган беренче стартта 15 км араны узган булса, бу юлы ул дистанцияне ике тапкыр арттырырга булган. Шулай итеп, 30 км араны 02:06:37 нәтиҗәсе белән узган.
Март аенда өченче узышны Яшел Үзән кабул итеп ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International