ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Шимбә көнне , 17 февральдә , 100 дән артык кеше «Центр развития ребенка – детский сад №36 «Волшебный дворец»ка юнәлде. Аталар советы һәм  «Боевое братство» оешмасы белән берлектә  «Аҗаган» узды. Анда әти-әниләр һәм балалар ярыштылар.

16 февраль көнне  XIV «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында «Татнефть» спорткомплексында  спорт бильярды буенча уздырылган ярышларда барлык сәламәтлек саклау учреждениеләре дә катнашты.


17
февраль, 2018 ел
шимбә

Татарстанда кече шәһәрләр һәм кешеләр яши торган тарихи урыннарны төзекләндерү буенча проектларның федераль бәйгесендә катнашачак торак пунктлар билгеле булды. Татарстан Президенты ярдәмчесе Н.Фишман федераль бәйгедә катнашучылар арасында Чистай һәм Алабуга шәһәрләрен атады.

Кече шәһәрләр һәм кешеләр яши торган  тарихи урыннарда халык саны 100 меңнән артык булмаска тиеш, дип аңлаткан Н. Фишман.

Аның сүзләренчә, проектны тормышка ашыру өчен Россия Хөкүмәте 5 млрд сум акча бүлеп бирәчәк. Проектка шәһәрнең мәдәни һәм тарихи мирасын өйрәнү керергә һәм аны халык хупларга тиеш. Бәйгедә 60 кече шәһәр җиңүче булачак. Аларның егермесе тарихи урын булырга тиеш.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “юл картасын” әзерләү өчен, бәйгене әзерләү һәм уздыру үзенчәлекләре турында муниципаль берләшмә башлыкларына сөйләргә йөкләде.

Татарстанда 255 объекттан социаль ипотека буенча 122 йорт төзелеп беткән диярлек. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Фәйзуллин сүзләренчә, әлеге программа буенча 65 йорт хәзерге вакытта уртача дәрәҗәдәге әзерлектә. Тагын 68ен әле төзи генә башлаганнар.

Бүген “Салават Күпере” микрорайонында 220 социаль ипотека хуҗасы өчен булган 12-3 йорты Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән барлык кирәкле документларны алуы билгеле булды.

Көнүзәк сораулар җирле урында да тикшерелде.
 

Ярышларда  10 шәһәрдән спортчылар катнаша. 34 катнашучы төрле класстагы кар машиналарында: "Юниоры"; «Суперспорт А - Взрослые"; "Суперспорт В - Взрослые"; "Любители" үзара көч сынаша. Чараны тантаналы ачуда район башлыгы Айрат Хәйруллин,  «Татнефть» генераль директоры урынбасары  Рөстәм Мөхәммәдиев, спорт мастеры  Вячеслав Колотовкин һәм башка күп кенә рәсми затлар катнашты.

18 март көнне Әлмәттә   «Марафон добрых дел - 2018» чарасы узачак.  18.00 алып  23.00 сәг. кадәр әлмәтлеләр өчен концерт куелачак.


16
февраль, 2018 ел
җомга

Җыелыш Яшьләр үзәгендә үтте. Анда 2017 елгы эшчәнлек буенча эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Яшьләр үзәге каршында коммуналь техника күргәзмәсе булып узды.

Иртәгә, 17 февраль көнне, болытлы аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Җил 3-8 м/с. Минималь температура төнлә  -14..-18º, аязганда -23º кадәр; максималь температура көндез -5..-9º. Юлларда бозлавык.

"Кадрлар резервы" республика проекты лидер булуга мөмкинлекләр ача, әйләнә-тирәдәгеләрне һәм үз-үзеңне үстерү чарасы булып тора. 2017 елның декабрендә меңнән артык яшь кеше заявка тапшырган булган.  150 кеше чакыру алган, шуларның 6сы - Әлмәттән.

Әлмәтлеләрне "Яшел Фитнес" ның тренировкасына 18 февраль көнне сәг.  10:00  «Алнас» стадионы спорт залында көтәләр. Биредә озынлыкка сикерү буенча  10нчы нормативны тапшыру узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International