Әлмәтнең пенсия фонды идарәсе Татарстанда иң эреләрнең берсе санала. Әлмәт җирлегендә 54860 пенсионер исәпләнә, шуларның 10897се - эшләүче пнсионерлар. Хезмәт коллективы җыелышында идарәнең җитәкчесе Фая Якупованың чыгышы тыңланды. Ул башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, 2018 елга куелган бурычлар белән таныштырды.